Махсус хәрби операциядә контракт буенча катнашучы Александр Бистәсе авылы егете туган якка ялга кайтты. Без аның белән очрашып сөйләштек.
“Нео” позывноен йөртүче әлеге егет тормышын хәрби хезмәт белән бәйләгән, офицер. 2004-2014 елларда Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. 2016 елдан янә контракт буенча хезмәттә.
Себердә хәрби хезмәт иткәндә махсус хәрби операция зонасына чакырыла.
- Гаиләм, әти-әнием миңа терәк булып торалар. Алардан хәбәрләр, исемле посылкалар алу безгә туган яктанн читтә зур көч бирә, - ди ул.
Гаиләдә ике бала үсә. Уллары Родион II сыйныфны бетергән, кызлары Марьянага 3 яшь.Тормыш иптәше Алена - Мурманский кызы. Моңа кадәр Себердә яшәгән гаилә хәзер Зәйдә фатир алып, иренең туган якларына яшәргә кайткан.
-Без әтиебезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын көтәбез! Аңа һәр яклап терәк булырга тырышабыз, - ди тормыш иптәше Алена.
“Нео” махсус хәрби операция зонасында маскировка челтәрләренең иң кирәкле әйберләрнең берсе булуын әйтә.

-Бу – безнең өчен бик зур ярдәм, маскировка челтәрләре пилотсыз очкычлардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, гомерләрне саклап кала. Ә балалар хатлары күңелне җылыта, аларны алуы бик күңелле, - ди ул.
Ялында да хәрби туган авылында маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булып, аларга шундый игелекле эш башкарганнары өчен рәхмәт белдерде һәм часть командиры исеменнән әлеге олы йөрәкле ханымнарга Рәхмәт хаты тапшырды.
Нет комментариев