«Тоннель» операциясе юл кагыйдәләре бозучыларны ачыклады
Яңалыклар

«Тоннель» операциясе юл кагыйдәләре бозучыларны ачыклады

20 февральдә Зәй юлында «Тоннель» операциясе узды.

Инспекторлар шоферларның юл хәрәкәте таләпләрен төгәл үтәүләренә генә игътибар итеп калмыйча, машина документларының тәртиптә булуларын да тикшерде. Аның  барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга штраф салынды.Нәтиҗәдә 10 шофер административ җаваплылыкка тартылды. 

Шуларның 6 сы куркынычсызлык каешларын эләктермәгән була. Иминият полисы булмаган 2 шоферга административ беркетмә төзелгән. Берсе балаларын махсус креслодан башка йөрткән.  Бер транспорт чарасының дәүләт номеры укылышсыз булуы ачыкланды. 

Инспекторлар юл йөрү кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген һәм бик сак булырга кирәклеген искәртә.


Нет комментариев