Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Техниканы яхшы белү кайда да кирәк

Мөдәррис Шәйдуллинга исә завод тормышы белән моннан унҗиде ел элек яши башларга туры килә.

Яшүсмер чагыннан комбайнер ярдәмчесе, аннан үзе штурвал артында туган ягы кырларында хезмәт куйган Имәнлебаш авылы егете яңа юнәлештәге эшкә кереп китәргә курыкмый. Ул — хәзер заводның төзекләндерү бүлегендә слесарь.

Башта кырларда эшләп, аннан соң туган авылында фермада терлекчелектә хезмәт куйган Мөдәррис Шәйдуллин комплекс ябылганнан соң аптырап калмый. Эш сөючән ир кайда да эшләргә, тырышырга кирәк, ә эшләсәң нәтиҗәсе була дигән фикердә. Авыл хуҗалыгы тармагыннан соң шикәр заводына килеп эшләү куркытмадымы, дигән со рауга да ул көлемсерәп кенә җавап бирде.

«Без бит кырларда элек-электән техниканы үзебез төзекләндереп эшләдек, йортта да ватылган, чыгымчылаган аппаратларны көйләү нигездә ир-ат өстендә. Шуңа күрә биредәге шикәр кайнату аппаратлары эшенә дә тиз төшендем, җиһазларның ничек эшләвен тавышларыннан ук чамалыйм», — ди ул.

Шикәр кайнату сезонында ул сменалап эшли. Ә инде сезон тукталгач, слесарьга төзекләндерү-көйләү эшләре җитәрлек була.
Мөдәррис Шәйдуллинның улы шикәр заводында мастер буларак хезмәт куя. Димәк, аларны да биредә хезмәт династиясен тәшкил итәләр, дияргә тулы хокук бар.

Имәнлебаш авылында үз хуҗалыгын тотып яшәүче Шәйдуллиннарның әле өйгә кайткач та эшләре җитәрлек. Кош-корт асрыйлар, хуҗалыкны тәртиптә тотарга кирәк. Кыс-касы, бер эш сөйгәнгә хезмәт җитәрлек, бары тик Мөдәррис Мөнир улы кебек аннан тәм таба белергә генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев