Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татьяна Лифадеева һәм аның кызы Светлана Стерехова — озак еллар Зәй районы үзәк дәваханәсендә эшләүчеләр

Татьяна Ивановна инде лаеклы ялда, ә Светлана 37 ел дәваханә хезмәткәре.

Сәвәләй авылында туып-үскән Татьяна Лифадеева үзенең хезмәт юлын Зәй үзәк дәваханәсендә пациентларны кайгыртуга багышлаган. Иң башта ул медицина өлкәсендәге хезмәтен Әлмәттә даруханәдә эшләүдән башлый. Аннан соң Зәй үзәк дәваханәсенә санитар булып урнаша. Ул озак еллар ренгент кабинетын тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп тота.

«Кызым Светланага сигез айлык чагында, баламны кулыма күтәреп барып, ул вакыттагы баш табиб Михаил Павлович Солдатенкодан эш сорадым. Ул миңа эш бирде, ә кызымны балалар бакчасына урнаштырырга ярдәм итте. Шуннан бирле лаеклы ялга чыкканчы яраткан хезмәтемдә булдым», — дип искә ала ул.

Ә Светлана кече яшьтән үзәк дәваханәдәге әнисе хезмәтен күреп, белеп үсә, аның күңелендә медицина өлкәсендә эшләү теләге кечкенәдән бөреләнә. Һәм менә ул 37 ел дәвамында шәфкать туташы булып хезмәт куя. Татьяна Ивановна, кызына һөнәр сайлау буенча юл күрсәтмәсә дә, үз һөнәрен яратып башкаруы Светланасы күңеленә әнә шулай кереп урнаша. Хәзер ул травматология бүлегенең алыштыргысыз хезмәткәре. Травма алып яңадан аякка басучыларга аның ярдәме бик мөһим. Лифадеевлар гаиләсендә үскән кыз бүген үзәк дәваханәнең мактаулы хезмәткәре.

Татьяна Лифадеева тормыш иптәше белән бергәләп кызына да, улына да яхшы хезмәт тәрбиясе бирүләренә хәзер сөенеп туя алмый. Ә үзе эшләгән елларны еш искә ала.

— Мин эшләгән елларда дәваханәдә ятып дәваланучы пациентлар бик күп була иде. Мәслән, травматология бүлегендә — 60, хирургиядә — 80 кеше яткан чаклар булды. Шуңа да, без медицина хезмәткәрләренә хезмәт йөкләнеше зур иде. Пациентларны ренгент үткәртергә әзерләү өчен җитез эшләү кирәк булды. Күрәсең, үз сәламәтлегемә игътибар җитмәгән, үпкәм зарарлану сәбәпле саулыгым какшады. Хәзер ренгент бүлмәсе заманча эшләнүгә мин бик шат", — ди Татьяна Лифадеева.

Быел әниле-кызлы медицина хезмәткәрләренең түгәрәк юбилей даталары да. Татьяна Ивановна сентябрь аенда 80 яшен билгеләп үтәргә җыена, ә Светланага 21 июньдә 55 яшь тула.

Без кешеләр саулыгы сагында торучы бу мөхтәрәм шәһәрдәшләребезнең үзләренә дә ныклы сәламәтлек, имин көннәр телибез.

Айгөл Яруллина фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев