Татарстанлыларны  җәй ахырында рәттән өч көн ял көтә
Яңалыклар

Татарстанлыларны җәй ахырында рәттән өч көн ял көтә

Бу 30 августта билгеләп үтелә торган Республика көне белән бәйле.

Августның соңгы эш атнасы Татарстанда яшәүчеләр өчен дүрт көнлек булачак, бу 30 августта билгеләп үтелә торган Республика көне белән бәйле. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының җитештерү календаре шул хакта искәртә.

Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында»гы ТР законы нигезендә, 30 август, Татарстан Республикасы көне, төбәктә эшләми торган бәйрәм көн санала.

Шуңа бәйле рәвештә, татарстанлыларны җәй ахырында рәттән өч көн (30 һәм 31 август, 1 сентябрь) ял көтә.

 Пәнҗешәмбе, 29 августта эш көне бер сәгатькә кыскара. 


Нет комментариев