Яңалыклар

Татарстанда укучылар мәктәптәге уңышлары өчен 50 мең сумлык грантка ия булырга мөмкин

Татарстаннан 5-11 сыйныф укучылары математика, физика яки химияне өйрәнүдәге уңышлары өчен 50шәр мең сум грант ала алачак.

«Физик-математик алгарыш - ул Россия Федерациясенең башка бер генә төбәгендә дә булмаган уникаль мөмкинлек. Һәм 1 апрельдән гариза бирү кампаниясе старт ала», - дип билгеләде талантлар университеты җитәкчесе Адилә Әхмәтова.

Аның сүзләренә караганда, узган елда Татарстанның 200 укучысы ярдәм алган. Ә быел аларның саны икеләтә күбрәк булачак, чөнки республикада физик-математик алгарыштан тыш, физик-химик алгарыш проектын эшләтеп җибәрделәр.

Катнашуга гаризаны 1 апрельдән 15 апрельгә кадәр бирергә мөмкин булачак. Проектта катнашучылар акчалата бүләкне быелның 17 июленнән дә соңга калмыйча алачак.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев