17 апрельдә «Россия суы»акциясе старт алды.
Ил активистлары –26 меңнән артык кеше үз төбәкләрендә сулык ярларын җыештырды . Акциягә Татарстан да кушылды. Битараф булмаган кешеләр аркасында республика инде биш ел «Россия суы» сулыклар ярларын чистарту буенча Бөтенроссия акциясендә лидерлыкны тота. Мисал өчен, узган ел 8 меңнән артык өмә узган, аларда 410 мең кеше катнашкан — бу 11 мең чакрым чамасы чистартылган яр дигән сүз.
Чыганак: Вести Татарстан
Нет комментариев