Татарстанда яңа гаилә түләве: 25 мең гариза кабул ителгән
Яңалыклар

Татарстанда яңа гаилә түләве: 25 мең гариза кабул ителгән

1 июньнән Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналардан пособие билгеләүгә гаризалар кабул итә башлады. Бүгенге көнгә 25000 гариза кабул ителгән. Бу сан гаиләләрнең ярдәмгә ихтыяҗы зур икәнен күрсәтә

фото Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән
фото Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегеннән

Кемгә һәм ничек бирелә?

Яңа төр ярдәм елына бер тапкыр түләнә:

• ике һәм аннан да күбрәк 18 яшькә тулмаган бала тәрбияләүчеләргә (көндезге бүлектә укыган очракта — 23 яшькә кадәр);

• гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумының 1,5 тапкырыннан артмаган очракта. Татарстанда 2025 елда бу сумма — 22 609 сум.

Пособиене узган ел керемнәреннән шәхси керем салымы түләнгән ата ана рәсмиләштерә ала. Ата аналарның рәсми никахта булуы һәм балалар белән бергә яшәве мәҗбүри шарт түгел. Бирелгән шартлар үтәлгәндә, ата аналарның икесе дә бер берсеннән бәйсез рәвештә гариза бирә ала. Балалар һәм гариза бирүче — Россия гражданы һәм илдә даими яшәргә тиеш.

Керем һәм мөлкәтне бәяләү

Түләүгә хокукны билгеләгәндә Социаль фонд белгечләре гаиләнең финанс һәм мөлкәт хәлен тикшерә:

• хезмәт хакы, пенсия, пособие, компенсация, стипендия, алиментлар һәм башка керемнәр — узган ел өчен исәпкә алына;

• күчемсез милек һәм транспорт объектлары саны берләштерелгән пособие бирелгәндә кабул ителгән нормалардан артмаска тиеш.

Керем буларак түбәндәгеләр исәпкә алына:

• хезмәт килешүе буенча хезмәт хакы;

• эшмәкәрлек эшчәнлеге, крестьян фермер хуҗалыклары, шәхси практикадан килгән керемнәр;

• гражданлык хокукый килешүләр буенча бүләкләүләр, авторлык гонорарлары;

• хәрби хезмәткәрләрнең, көч структуралары һәм аларга тиңләштерелгән категорияләр хезмәткәрләренең хезмәт хаклары.

Шәхси керем салымы түләнүче башка керемнәр булмаган очракта, махсус салым режимнарын кулланучы (СТН, ПСН, БВДИ һ.б.) үзмәшгульләр һәм шәхси эшмәкәрләр түләүне ала алмаячак. Шулай ук алимент буенча бурычлыларга һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәргә түләү тиеш түгел.

Гариза ничек һәм кайчан бирелә?

Гаризаны 2026 елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин:

• «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша;

• күпфункцияле үзәктә;

• Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә.

фото: Татар-информ, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин
фото: Татар-информ, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин

Эксперт фикере

«Яңа түләү — ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә сизелерлек ярдәм. Без ата аналарның яңа төр ярдәм белән актив кызыксынуларын күзәтәбез: 1 июньнән бүгенгәчә 25 000 гариза кабул ителгән инде. Без пособие билгеләү процессын мөмкин кадәр уңайлы итәргә тырышабыз: гаризаны онлайн режимда тапшырырга мөмкин, ә карар кыска вакыт эчендә кабул ителә», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.


Нет комментариев