Татарстанда барлыгы 706 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак
Татарстан Республикасында 24 муниципаль берәмлектә 296 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясауга керешкәннәр.
Быел 41 муниципаль берәмлектә барлыгы 706 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. 6 муниципаль берәмлектә 44 йортта 99 лифт алмаштыру каралган.
Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, республикада социаль-мәдәни һәм экология өлкәсендә ремонт программалары, шулай ук күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программалары тулы куәтенә гамәлгә ашырыла.
Капремонт буенча республика һәм федераль программаларга быел «Мәгариф» тармагының 170 объекты керә. Бүгенге көндә 61 гомуми белем бирү оешмасында эшләр алып барыла. Гомумән алганда, уку йортлары буенча ремонт 30%ка башкарылган.
Подрядчылар мәктәп ашханәләрен ремонтлауга җәйге каникуллар башлангач керешергә планлаштыралар. Хәзерге вакытта 12 объектта эшләр башланган. Үтәлеш 4% тәшкил итә. Хисап чорында Мамадыш районындагы бер объектта эшләр төгәлләнгән.
Балалар бакчаларын ремонтлау эшләре 41%ка үтәлгән.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев