Яңалыклар

Татарстан росгвардиячеләре җәйге әзерлек уза

Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Укулар Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсендә, шулай ук республиканың ведомство хәрби частьләрендә үткәрелә.

Территориаль идарәдәге дәресләр гомуми җыелыштан башланды, анда катнашучыларга геосәяси вазгыять һәм Росгвардия директоры куйган бурычлар турында сөйләделәр. Моннан тыш, тыңлаучыларга корал белән эш иткәндә үтәлергә тиешле иминлек чаралары, янгын һәм көнкүреш иминлеге, шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү ысуллары турында искәрттеләр. Хәрби частьләрдә укучыларга да иминлек чаралары хакында искәрттеләр.

Алынган белемнәрне практикада кулланып карау өчен уку нокталары оештырылган иде. Анда катнашучыларга кораллар белән эш иткәндә һәм автотранспортка хезмәт күрсәткәндә үтәлергә тиешле саклык чаралары турында сөйләделәр.

Әзерлек октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм сынаулар тапшыру белән төгәлләнәчәк. Уку чоры дәвамында росгвардиячеләр хәрби-сәяси, юридик, янгын, физик һәм башка төр махсус әзерлекләрен арттырачак.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев