Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында, ТР Дәүләт Советы VII чакырылыш депутатлары алдында, еллык юллама белән чыгыш ясаячак.
Ул яңа, җиденче чакырылыш парламент алдына бурычлар куячак һәм төбәк үсешенең төп юнәлешләрен билгеләячәк, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Юллама барышы иртәнге сәгать 10нан телевидение һәм радио аша трансляцияләнә.

Утырышка депутатлардан тыш дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, предприятие, учреждение җитәкчеләре һәм башка бик күпләр чакырылган. Алар арасында Зәйдән район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Ал. Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Сергей Кузнецов һәм “Зәй-информ” җитәкчесе Александр Исаков та бар.
.png)
Нет комментариев