Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан контракт нигезендә хәрби хезмәт үтүчеләрне үзебезнең илдә җитештерелгән киемнәр белән тәэмин итә

Республика исемле батальоннар хәрбиләрен һәм контракт буенча хәрби хезмәткәрләрне үзебезнең илдә ясалган «Атлас» шлемнары, Санкт-Петербургта җитештерелгән бронежилетлар һәм бронепластиналар белән тәэмин итә, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

«Мондый экипировканы Татарстан контрактчыларына, шулай ук «Тимер», «Алга» һәм «Батыр» батальоннары хәрбиләренә бирәләр. Зур бронежилетлысы – штурмчы, ә зур рюкзаклысы – укчы-граната атучы комплекты. Мондый җыелмаларның һәрберсенең бәясе 200 мең сумнан да ким түгел», – дип сөйләде ТР ДОСААФ армия, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте хәрби-патриотик тәрбия һәм спорт бүлеге хезмәткәре Эдуард Сугачков.

Шлем үзе кевлардан эшләнгән. Ул шулай ук алгы өлештә камера урнаштыру өчен җайланма белән җиһазландырылган, ә ян-якларында фонарь һәм колакчыннар өчен урыннар бар.

«Форма уңайлы, җиңел. Хәрбиләрнең форма буенча ниндидер искәрмәләре булган очракта, аларны җитештерүчегә тапшыралар, ә җитештерүче кимчелекләрне төзәтә. Әйтик, элек комплектта күкрәк кесәләре төймәләргә ябыла иде, һәм бу уңайсыз булып чыкты. Хәзер йозаклы молниягә ябыла торган итеп ясадык», – дип аңлатты ул.

Фото «Татар-информ»нан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев