Яңалыклар

Татарстан – БДИда 100 балл җыючылар саны буенча Россия лидерлары арасында

2026 елгы Бердәм дәүләт имтиханының (БДИ) төп чоры нәтиҗәләре буенча Татарстан 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны буенча Россиянең алдынгы төбәкләре исемлегенә керде.

ТАСС мәгълүматларына караганда, республикада быел 459 йөз баллы нәтиҗә теркәлгән. Бу күрсәткеч буенча Татарстан илдә лидерлар рәтендә урын алды.

БДИ нәтиҗәләре буенча беренче урында Санкт-Петербург тора. Анда 914 чыгарылыш сыйныф укучысы имтиханнарның берсен 100 баллга тапшырган. Икенче урында – Мәскәү өлкәсе, анда мондый нәтиҗәгә 836 укучы ирешкән.

Татарстан белән беррәттән, иң яхшы күрсәткечләрне Краснодар крае да күрсәтте. Анда 416 йөз баллы нәтиҗә теркәлгән. Бу Кубань өчен соңгы 12 елдагы иң югары күрсәткеч булып санала.

ТАСС мәгълүматлары буенча, быел шулай ук Ростов өлкәсендә дә уңай динамика күзәтелә – анда 216 эш максималь 100 балл белән бәяләнгән.

Чыганак: Шәһри Казан


Нет комментариев