Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татар токымлы атлар сыналды

Патент алган татар токымлы атларны популярлаштыру максатында Татарстаннан Алтайга 6 ат чаптырдылар.

3 мең километрдан арткан юлны атлы җайдаклар 38 көн эчендә үттеләр.  Маршрут Россиянең сигез төбәгендәге 56 торак пункт аша узды, дип яза “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. Атларның дүртесе - Лениногорск районының «Нәбиуллин С.Ф.» хуҗалыгыннан, ә икесе – Теләче районындагы «С.Ш.Гыйниятуллин исемендәге нәсел репродукторы»ннан.
Татар токымлы атлар  август ахырында Алтай Республикасының Маймы районында «Алтай – Евразия йөрәге» дигән истәлекле билге янында финишка килде.

 

Фото "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев