Ел саен август аенда Зәйдә игелек көне үткәрелә. Аны менә 15 ел дәвамында “Карамалы” аучылык хуҗалыгы җитәкчесе Риф Әхмәтҗанов оештыра.
Бәйрәмгә “Радость” үзәгендә социаль хезмәт алучы, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар чакырылды. Алар да, әти-әниләре дә бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар.
“Беркем дә җәмгыятьтән аерылып, үз эченә бикләнергә тиеш түгел. Балаларга шатлык өстәү минем күңелне күтәрә. Балалар бирегә бик теләп килеп, табигать белән аралаша. Аларны киләсе елда да хуҗалыгыбызда көтәбез”, – ди Риф Газизҗанович.
Балаларны яраткан мультфильмнарыннан геройлар сәламләп, алар өчен күңелле уеннар оештырдылар. Федор Шишов укулеледа уйнап, матур җыр бүләк итте. Барлык балалар да мавыктыргыч уеннарга, биюләргә җәлеп ителде.
-Саф һава һәм матур пейзаж тынычландыра бит, ә бу - тернәкләндерү чараларының берсе. Балалар бу сәяхәтне бик көтеп алалар. Менә инде 15 ел Риф Газизҗанович белән кулга-кул тотынышып эшлибез. Бүген бирегә ял итәргә 50дән артык бала килде. “Авторитет” компаниясе балаларны алып килү өчен автобус бирде. Аниматор кызлар балалар өчен кызыклы программа эшләде. Аларның барысына да рәхмәт әйтәсем килә, - ди социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина.
Социаль-анимацион программадан соң балалар квадроциклларда, катамараннарда, урман массивының матур территориясендә йөрделәр, «хайваннар дөньясы» почмагында фотога төштеләр.
«Урман эчендә урнашкан аучылык хуҗалыгына килеп керүгә, үзеңне әкияттәгедәй хис итәсең», – ди бирегә килүчеләр.
Ә шәхси эшмәкәр Рамил Шәрипов катнашучыларга татлы мамыктан ләззәт алу мөмкинлеге бирде.
“Без улым Тимур белән беренче мәртәбә бу бәйрәмгә килдек. Балаларыбызның йөзләрендә елмаю, шатлык күрү - нинди бәхет! Бик зур рәхмәт чараны оештыручыларга. Безгә шундый очрашулар, аралашулар бик мөһим”, - ди Венера Тимофеева.
Балалар уйнаган, күңел ачкан арада әниләр дә бер-берсе белән аралашты, табигать белән хозурланды. Бу да бик мөһим!
-Без кызым Зарина белән бәйрәмгә килдек. Рәхәтләнеп мондагы саф һаваны сулап ләззәтләндек, мондагы матурлык искиткеч! Безгә шундый бәйрәм оештыручыларга бик зур рәхмәт, - ди Елена Колесова.
Чара ахырында балалар Риф абыйларыннан бүләкләр дә алдылар.
“Классно! Круто! Мин елда бирегә бәйрәмгә киләчәкмен!” – дип шатлыгы белән уртаклашты 10 яшьлек Ярослав.
Шулай итеп, балалар күңеленә тагын бер көн матур хатирәләр белән кереп калды.
Нет комментариев