Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су объектлары яр буе сак полосасын бозган өчен җаваплылык турында аңлата.
РФ Су Кодексының 65нче маддәсе 16 бүлеге сулыкларның яр буе сак чикләрендә су объектлары пычрануын, яшелләнүен саклаучы корылмаларның гына төзелүен рөхсәт итә. Әлеге маддәнең 15нче бүлеге 4нче өлеше белән су буе сак зонасында транспорт чаралары хәрәкәте, туктап торуы (махсус техникадан тыш) тыела.
Әлеге таләпләр бозылган очракта РФ Админстратив Кодексының 8.42 маддәсе буенча гражданнарга 3 меңнән 4 мең ярымга, җаваплы затларга – 8дән 12 мең сумга; юридик затларга – 200дән 400 меңгә кадәр штраф каралган.
А.Борһанова фотосы
Нет комментариев