Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сугыш кырыннан кайткан экспонатлар балаларда кызыксыну уятты

«Дуслык» яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр 2нче мәктәп яны лагерена йөрүчеләр белән берлектә «Ялкын» клубында булдылар. Клубның Хәрби дан музее белән таныштылар.

«Гвардия» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе  Виктор Никифоров балаларга клуб эшчәнлеге, эзләнү экспедицияләре турында сөйләде. Бөек Ватан сугышы солдатларының әһәмиятле артефактларын һәм кирәк-яракларын күрсәтте. Ел саен Виктор Никифоров җитәкчелегендә яшь эзтабарлар  хәрби экспедициягә бара. 

Балалар игътибар белән тыңладылар, кызыксынып сорауларын бирделәр. Документаль видеолар, табылдыклар һәм казу эшләренең нәтиҗәләре белән таныштылар. 

Нәкъ менә шундый очрашулар балаларда патриотик тәрбия орлыклары сала һәм ата-бабаларыбыз батырлыклары турындагы хәтерне сакларга чакыра. 

фотолар «Гвардия» хәрби-патриотик клубыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев