Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Штрафларны вакытында түләгез

Район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре элек түләнмәгән штрафларны түләтү һәм закон нигезендә билгеләнгән срокларда штрафларын түләмәгән машина йөртүчеләрне административ җаваплылыкка тарту эшен дәвам итә.

Ел башыннан РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча 42 машина йөртүче җаваплылыкка тартылган. Аларның уникесе җәмәгать суды карары буенча  кулга алынган. Өчесе җәмәгать эшләренә җибәрелгән.  Суд приставлары белән берлектә  тагын дүрт автомобильгә арест салынган. 

Исегезгә төшерәбез, закон буенча  штрафны түләү тәртибе һәм сроклары билгеләнгән: хокук бозучыга карарны шикаять итү өчен 10 көн бирелә. Аннан, закон көченә кергәннән соң, тагын ике ай өстәлә. Әмма шактый зур сумма – хәтта 50 мең сумга кадәр штраф  җыючылар бар. 

Суд карары белән икеләтә күләмдә штраф та, 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу да билгеләнергә мөмкин.  

«Штрафларыгызны вакытында түләгез, эшне судка кадәр җиткермәгез!» – дип мөрәҗәгать итә дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы Рамил Гарифуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев