«Сөмбелә» клубына йөрүчеләр 2024 елга бурычлар билгеләделәр
Яңалыклар

«Сөмбелә» клубына йөрүчеләр 2024 елга бурычлар билгеләделәр

25 гыйнварда Зәй үзәк китапханәсенә «Сөмбелә» клубына йөрүчеләр җыелды.

Алар китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә очрашу уздырып, узган елга нәтиҗә ясадылар, 2024 елга бурычлар билгеләделәр.
2024 ел - районыбызда Батырлык һәм бердәмлек елы, Татарстанда - фәнни-технологик үсеш елы, ә Россиядә - Гаилә елы шигаре астында уза. «Сөмбеләлеләр агымдагы елда узачак чаралар буенча фикер алыштылар, теләк-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар. Китапханәдә эшләп килүче күргәзмәләр белән таныштылар», — дип хәбәр итә китапханәчеләр.

Фотолар үзәк китапханәдән.


Нет комментариев