Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сергей Исштанов: «Юлчы булып эшләвем белән горурланам»

Сергей Исштанов — Мирный бистәсе егете. Ул Зәй автомобиль юллары идарәсенә 1996 елда эшкә килә.

27 ел «КамАЗ» машинасында эшли, узган ел автомобильләрне ремонтлау буенча слесарь булып эшкә күчкән. Идарәдәге ватылып киткән техниканы оста бик тиз генә төзекләндереп тә куя.

— Юлчы булып эшләвем белән горурланам. Безнең хезмәттә техниканы ярату, аңа сакчыл караш мөһим. Коллективыбыз дус, тату. Мин эшли башлагаганнан бирле 28 ел эчендә хезмәтебез бик нык үзгәрде, элекке еллар белән чагыштырганда, аерма бик зур, заманча техникаларда эшлибез, хезмәт хакы да зарланырлык түгел, — ди Сергей Нургалиевич. 

Ә буш вакытларында, ял көннәрендә үз йорты белән яшәгәч, хуҗалыкта эш күп. Тормыш иптәше Светлана Михайловна «Күкчәчәк» балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Исштановлар бакчада эшләргә яраталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев