Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сәвәләйдә Сабаевлар нәселе очрашты

Сәвәләй авылыннан чыккан Сабаевлар ел саен җәй көне туганнары белән очрашулар оештыралар. Һәм быел да алар очрашуга җыелдылар.

Очрашуга килүчеләрнең бу көнне искә төшерер, сөйләр истәлек-хатирәләре бик күп иде. Алар әби-бабаларының тамырларын кадерләп саклап яшәүләре белән горурланалар.

Очрашуга кечкенә балаларның да килүе зур игътибарга лаек. Алар кечкенәдән үз тамырларын белеп үссә, ата-бабалары­ нигезе корымаячак. Бу көнне алар өчен төрле уеннар оештырылды, кечкенә Сабантуй булды, дисәң дә, ялгыш булмас.

Барысы да бәйрәмнән канәгать булып, мул табын әзерләп, очрашуны оештыручыларга рәхмәт әйтеп, ел да шулай очрашып, туганлык җепләрен өзмик, дигән теләк белән таралышты.

Фотолар Сабаевларның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев