Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сәвәләйдә «Очрашу» паркы зурая

Сәвәләйдә классташларның «Очрашу» паркын ясавы турында хәбәр иткән идек. Биредә эш тукталып тормый, дәвам итә. Паркка бу көннәрдә тагын 80 төп агач утырттылар.

Сәвәләй мәктәбен моннан 40 ел элек тәмамлаган классташлар авылда парк булдыру идеясе белән чыкты. Аларның бу башлангычын авыл җирлеге башлыгы Илгиз Галимов та күтәреп алды.

Паркка агачларны барлык классташлар бергә җыелып утыртканнар. Күпләре бу игелекле гамәлгә гаиләләре белән бергә кушылган. Бу көннәрдә паркка тагын 80 төп агач утыртканнар. Агачлар яхшы үссен өчен койма белән әйләндереп алганнар.

Хәзер инде булдырылган матурлыкны сакларга, карап-тәрбияләп торырга кирәк.

Фотолар авыл җирлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев