Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сарсазбагражлылар Покрау бәйрәме йолаларын балалар белән бергә сәхнәләштерделәр

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан район авыл мәдәният йортлары арасында «Әйлән-бәйлән» фестивале бара.

Фестиваль халык уеннарын саклап калу, мəдəнияткə, телгə, гореф-гадəтлəргə, йолаларга карата, Татарстан Республикасында яшəүче халыкларга хөрмәт тəрбиялəү максатыннан оештырыла.

Фестиваль кысаларында сарсазбагражлылар Покрау бәйрәме йолаларын сәхнәләштереп күрсәттеләр. Ул «Ару җәшик, туганнар» дип аталды.

Покрау — керәшен халкы өчен изге бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмгә кадәр бакча эшләре бетә, йорт-җир тәртипкә китерелә. Ул эшләр беткәч, 14 октябрьдә Покрау бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне бакча нигъмәтләре — балан, кәбестә, кишер, кабак, чөгендердән төрле пироглар пешерелә. Халык бер-берсенә кунакка йөрешә, туйлар башлана.

— Фестивальдә Покрау бәйрәменең барлык йолалары да күрсәтелде. Бәйрәмнең төп символы — ул мич. Мичтә пешкән пироглар гына иң тәмлесе булып санала. Әби белән бабай бәйрәмгә мич агарталар. Алар янына тәмле пироглар ашарга балалар керә. Балаларга әби Покрау бәйрәме, элекке йолалар турында сөйли, соңрак өлкәннәр кушыла. Һәр күренеш җыр-бию белән үрелеп барды. Балалар да, өлкәннәр дә керәшен халкының җырларын җырладылар, кичке биюләрне искә төшерделәр. Бер-берсенә әйтәсе сүзләрен җыр белән башкардылар. Шунысы куанычлы, җырларыбызны дәвам итүче, киләчәк буынга тапшыручы мирасчыларыбыз үсеп килә. Без аларга зур өметләр баглыйбыз. Алар керәшен җырларын бик матур башкардылар, — ди китапханәче Марина Халикова.

Кичәне Сарсаз-Баграж мәктәбендә оештырылган «Сандугач» балалар ансамбле (җитәкчесе Петр Утяганов) һәм мәдәният йортында эшләп килүче «Баграж буйлары» ансамбле (җитәкчесе Алексей Герасимов) чыгышлары бизәде.

«Әйлән-бәйлән» фестиваленә барлык авыл мәдәният йортлары да кушылып, искиткеч матур, эчтәлекле тамашалар күрсәтәләр. Алар онытыла барган йола, гореф-гадәтләрне торгызып, халыкка тәкъдим итә.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев