21 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр район янгын күзәтчелеге бүлеге 14 чакыру алган. Шуның 5есе ялган чакыру булып чыккан, икесе – чүп яну, берсе – юл һәлакәте белән бәйле машина яну, алтысы – җитди янгын очрагы.
Никифоров урамындагы йортта балкон яну
21 октябрьдә 06:32 сәгатьтә Зәй шәһәренең Никифоров урамы 79нчы йортының бер балконында янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Балкон эчтән тулысынча янып беткән. Янгын фатир хуҗасының ут белән саксыз эш итүе сәбәпле чыккан.
Кибет түбәсе янган
28 октябрьдә 12:39 сәгатьтә янгын сүндерү частена Казан урамы 13б/2 адресы буенча урнашкан бер кибетнең түбәсе януы турында хәбәр килеп ирешә. Ут һәм югары температура 2 квадрат метр мәйдандагы өслекне зарарлаган.
“Янгын чыгуның сәбәбе – кибет диварлары һәм түбәсенең янучан төзелеш материалларының газ горелкасыннан чыккан ачык уттан януы”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Сүндерелмәгән тәмәке янгын чыгуга китергән
30 октябрьдә Зәй шәһәренең Никифоров урамындагы 79нчы йортта тагын янгын чыгу очрагы булган. Бер бүлмәле фатирда матраска утып кабып, бер квадрат метрда идәннәр янган. Янгын чыгуның сәбәбе — тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.
Янгын эченнән 60 яшьлек хатын-кыз коткарылган
31 октябрьдә 23:42 сәгатьтә шәһәрнең Казан урамы 4нче йортта беренче каттагы фатирара тамбурның януы турында хәбәр алынган. Янгын сүндерүчеләр ут капкан тамбурдан 1966 елгы хатын-кызны коткарганнар.
“Янгын чыгуның сәбәбе - ут төртү. Материаллар тикшерү өчен район эчке эшләр бүлегенә тапшырылды”, - дип хәбәр итә инспекторлар.
Сарсаз-Багражда йорт яну
7 ноябрьдә 04:20 сәгатьтә янгын сүндерүчеләр Сарсаз-Баграж авылының 1 Май урамында янгын чыгуы турында хәбәр ала. Биредә торак йорт яна. Янгын телләре йортны һәм бөтен мөлкәтне тулысынча юк итә. Янгынның сәбәбе һәм килгән зыян күләме ачыклана.
Кухня яну
8 ноябрьдә 18:08 сәгатьтә Ленин урамының 27нче йортында янгын чыга. Биредәге фатирда кухнядагы җиһазлар һәм түшәм яна. “Янгынның ни сәбәпле чыгуы ачыклана, тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.
Нет комментариев