Сарсаз-Баграж китапханәсе “Тукай әкиятләре һәм шигырьләре дөньясы” район конкурсына кушылды
Яңалыклар

Сарсаз-Баграж китапханәсе “Тукай әкиятләре һәм шигырьләре дөньясы” район конкурсына кушылды

5 мартта Сарсаз-Баграж авылы китапханәсендә “Габдулла Тукай – безнең яраткан шагыйребез” дип аталган әдәби музыкаль кичә узды.

 Бөек шагыйребез  Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан  район китапханәләре арасында “Тукай әкиятләре һәм шигырьләре дөньясы” дип аталган иҗади конкурс игълан ителде.

 Конкурсның максаты – Габдулла Тукайныӊ күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү; шигырь, әкиятләренең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү, матур әдәбият белән кызыксыну, аларда укырга теләк тәрбияләү.
   

    5 мартта Сарсаз-Баграж авылы китапханәсендә “Габдулла Тукай – безнең яраткан шагыйребез” дип аталган әдәби музыкаль кичә узды. Шагыйрьнең китапларыннан “Тукай – шигъри чишмәбез”, “Тукай иҗаты – балаларга” дип исемләнгән китап күргәзмәләре, “Исемдә калганнар” китабына нигезләнеп “Тукай – безнең күңелләрдә” дип исемләнгән стенд төзелде.  Тукайның төрле әкият персонажларын - Шүрәле, Кәҗә белән Сарык, Шаян песиен, Кызыклы шәкерт, Су анасы һәм башка бик күп шигырь-әкиятләреннән инсталляцияләрне күрергә була иде.
     

  Кичәбез “Туган тел” шигырен сөйләү белән башланып китте, алга таба мәдәният йорты директоры Алексей Герасимов матур итеп курайда уйнады. “Ачык микрофон” номинациясендә Алексей Герасимов, Ирина Чернова һәм Андрей Кузьмин шагыйрьнең “Туган авыл”, “Китап”, “Портрет” шигырләрен укыдылар. Кичәне ямьләп Эдуард Белголов, Андрей Кузьмин “Бәйрәм бүген” җырын җырладылар һәм “Ташбака белән куян” мәсәлен уйнап күрсәттеләр.
     

  Балалар белән “Су анасы” әкияте һәм  “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә” шигырьләре сәхнәләштерелде. Рольләрне Вадим Мартемьянов, Альберт Меньшов, Марсель Романов, Эльвина Макарова, Артур Халиков, Розалия Чернова, Аделина һәм Динара Мөхәмәтшиналар бик матур итеп уйнадылар. Катнашучылар Тукай иҗатына багышланган сорауларга җавап бирделәр, табышмакларның җавабын таптылар.
     

   Кичәбез бер мизгелдә үтеп китте, ахырдан шагыйрьнең “Туган тел”ен бергәләп җырладык. Кичәбезгә Зәй үзәк китапханәсеннән килгән Ираида Николаевна җитәкчелегендәге жюри югары бәя бирде.

Марина Халикова, китапханәче.

автор фотолары


Нет комментариев