Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Самогон сатып тотылган

13 июньдә Зәй шәһәр суды районның бер авылында яшәүче хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды. Ул самогон сатуда гаепле, дип табылган.

Әлеге хатын-кыз моңа кадәр дә спиртлы эчемлек саткан өчен админстратив җаваплылыкка тартылган булган инде. Ул вакытта аңа 15 мең сум штраф салынган.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре алып барган оператив эш нәтиҗәсендә аның бу гамәлен әле ташламавы ачыкланган. Хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныган. Аңа РФ Җинаять кодексының 171.4 маддәсе нигезендә 50 мең сум штраф билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев