Салават Фәтхетдинов сайлауларга тормыш иптәше белән килде
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Россия Президентын сайлауга тормыш иптәше белән килде. Ул Казанның 107нче гимназиясендә урнашкан 258нче сайлау участогында тавыш бирде, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
«Аллаһка шөкер, кәеф менә дигән! Без бу көнне көтеп алдык. Азагы уңышлы булсын. Бу тормышта һәр кешенең үз позициясе бар. Минеке күптән билгеләнгән, күптән аңлашыла. Үзебезнең язмышны үзебез сайлыйбыз. Мин бөтен кешегә күңел тынычлыгы телим. Автограф биргәндә дә кешеләргә һәрвакыт күңел тынычлыгы һәм тазалык телим. Иң начар яшәгән көннәребез бүген булсын. Без начар яшәмибез, Аллаһка шөкер. Без моңа лаек. Мин һәрвакыт әйтәм: Татарстанда, Казанда яшәгәнгә тормышым түгәрәк», – дип сөйләгән ул журналтстларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев