Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Рус әдәбияты олимпиадасыннан Зәй укучылары күп урыннар яулады

16-19 февральдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының VIII-XI сыйныф укучылары өчен рус әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уздырылды.

Анда Зәй районы укучылары уңышлары белән сөендерде. 

6 нчы мәктәпнең X сыйныф укучысы Диана Асылмәрданова олимпиадада катнашу йомгаклары буенча җиңүче булды. 2 нче мәктәпнең IX сыйныфы укучысы Алена Садреева, 3 нче мәктәпнең X сыйныфыннан Амалия Саттарова, 4 нче мәктәпнең XI сыйныф укучылары Диана Усманова һәм Валерия Федорова, 7 нче мәктәбенең XI сыйныфыннан Дарья Столбова призерлар булдылар. 

Укучыларны фән бәйгесенә педагоглар Елена Красильникова (6 нчы мәктәп), Валентина Кузнецова (2нче мәктәп), Елена Помельцева (3 нче мәктәп), Роза Борисенко (4нче мәктәп), Ирина Гладких (7нче мәктәп) әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев