Рөстәм Миңнеханов: «РОСТКИ» форумы югары дәрәҗәдә үткәрелергә тиеш»
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: «РОСТКИ» форумы югары дәрәҗәдә үткәрелергә тиеш»

Дүртенче тапкыр узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы югары дәрәҗәдә үткәрелергә тиеш. Мондый йөкләмәне традицион республика киңәшмәсендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов бирде, дип хәбәр итә төбәк җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «РОСТКИ» форумы Кытайдагы коллегалар белән хезмәттәшлекнең төп мәйданчыкларының берсе.

«Быел без Кытай Халык Республикасыннан кунакларны, федераль хакимият органнары вәкилләрен, Россия төбәкләреннән делегатларны көтәбез. Иминлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк», - дип басым ясады Татарстан Рәисе.

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр иткәнчә, сәнәгать, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, транспорт һәм башка өлкәләрне үз эченә алган 70кә якын эшлекле сессия планлаштырылган. Форумның барлык көннәрендә «Казан Экспо»да күргәзмә эшләячәк. Чарага якынча 10 мең кеше килер дип көтелә. Форумда катнашучылар өчен мәдәни һәм спорт программалары әзерләнгән, дип өстәде ул.

 


Нет комментариев