Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Роспотребнадзор аңлата

Белгеч җавап бирә.

Сорау:
Берничә ай элек фатирыбызда су тотылуны исәпләү буенча индивидуаль прибор куелды һәм без үз вакытында идарәче компаниягә прибордагы күрсәткечне биреп барабыз. Хезмәт күрсәтүче оешма тарафыннан фатирга тикшерүчеләр җибәреп, мин биргән күрсәткечләрнең дөреслеген карату закон тарафыннан каралган таләпме?

Җавап:
РФ Хөкүмәтенең «Торак йортлар һәм күпфатирлы йортлардагы фатир милекчесе булганнарга яки ул тораклардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турындагы» 2011 елның 6 маенда чыккан 354нче карарындагы 34нче пункт «ж» бүлеге нигезендә, хезмәт күрсәтүне башкаручы оешмалар хезмәткәрләренең фатирга кереп, исәпләү приборларыннан күрсәткечләрне алу хокукы бар. Кулланучы торак урынына хезмәткәрне кертергә бурычлы, әмма бу алдан вакытын килешенеп эшләнергә тиеш. Шунысы да бар, мондый тикшерүләр ярты елга бер тапкырдан да күп кабатланырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев