Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Депутат Ринат Фазылов зәйлеләрне кабул итте

Депутатка зәйлеләр шәхси сораулары буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Бүген Зәйдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты,  «Халык фронты» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов зәйлеләрне шәхси сораулары буенча кабул итте. Ринат Рафаэлович - Татарстан Дәүләт Советыннан Зәй һәм Сарман районнарына беркетелгән депутат. Моңа кадәр бу вазифаны 9 ел башкарган “ТНВ-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Алабуга районына күчерелде.

Зәйдә яшәүче махсус хәрби операциядә улы хәбәрсез югалган бер әни  депутатка ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

“Бөтен өметемне сезгә баглап килдем”, - диде ул.

Ринат Фазлыев хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыюда һәм илтүдә, аларның гаиләләренә булышлык итүдә зур эш башкара. Депутат кабул итүгә килгән анага рәсми чыганаклар аша улыгызны эзләүдә ярдәм итәчәкмен, миннән торганның барысын да эшләячәкмен, дип белдерде.

6нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Михаил Аввакумов “Халык фронты”на кушылып, махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләргә ярдәм итүгә үз өлешемне кертәсем килә, дип мөрәҗәгать итте. Михаил Зәйдә гуманитар ярдәм җыюда һәм төяүдә актив катнаша, маскировка челтәрләре үрергә йөри.

-Мин мәктәпне тәмамлагач, Казанга югары уку йортына укырга керергә телим. Казанда да волонтерлык юнәлеше буенча “Халык фронты”на керергә телим, - диде егет.

Депутат әлеге мөрәҗәгать буенча Михаилга электрон адресына белешмә-объективка  юлларга кушты.

-Михаил кебек бүген илебезнең киләчәге фронтта хәл ителүен аңлаучы яшьләребезнең күп булуы сөендерә. Рәхмәт сезгә хәрбиләргә ярдәмегез өчен. Без бергә  уртак җиңүне якынайтачакбыз! – диде Ринат Рафаэлович егеткә.

Зәйдә ике катлы йортларда яшәүче бер ханым кайнар су өчен бәянең югары булуы турында әйтеп, бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорады.

-Бүген мин, Дәүләт Советы депутаты буларак, Зәйдә беренче мәртәбә халыкны шәхси сораулары буенча кабул иттем. Сораулар төрле темага булды. Зәйдә чын патриотлар тәрбияләнүен күрү мине сөендерде. Гозер-мөрәҗәгатьләр хәл итү өчен контрольгә алынып, тиешле органнарга җиткереләчәк, - диде Ринат Фазылов.

Депутат кабул итүдә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге сәркатибы Петр Тимаськов та катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев