Республикада «Конструктив» форумы үтте
Татарстанда 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр куркынычсызлык буенча масштаблы форум узды.
«Конструктив » республика форумында катнашучылар экспертлар һәм белгечләр белән бергә иминлек мәсьәләләре буенча фикер алышуга игътибар иттек: мәгълүмати, психологик һәм физик басымнар турында сүз барды.
ТРда Террорчылыкка каршы көрәш комиссия аппараты белгечләре экстремизмны профилактикалауның төрле аспектларын үз эченә алган лекцияләр укыдылар һәм терроризм идеологиясенең ничек барлыкка килүе турында сөйләделәр. Шул ук вакытта махсус мәйданчыкта яшүсмерләр өчен танып белү видеороликлары (VK-клиплар) тәкъдим ителде.
Форумның барлык лекцияләре турыдан-туры карау өчен ачык иде, онлайн трансляцияләр «ВКонтакте» социаль челтәре платформасында алып барылды. Аларны хәзер дә күрергә мөмкин, шулай итеп, чарада реаль вакытта катнаша алмаган һәркем, теләсә кайсы вакытта лекцияләр һәм чыгышлар белән таныша алалар.
Фото ТРның Террорга каршы көрәш комиссиясе сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев