Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Рәссам юбилее уңаеннан музейга картина бүләк итте

Сергей Цыганов 65 яшьлек юбилее уңаеннан туган як тарихын өйрәнү музеена 2020 елда ясалган «Камада» дип аталган картинасын бүләк итте.

Якташыбыз Сергей Цыганов — Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, рәсем сәнгатен яратучыларга таныш рәссам. Районыбызда мәдәният-сәнгатьне үстерүгә керткән хезмәте өчен Сөббух Рәфыйков исемендәге премиягә лаек булды.

Аның иҗатында төп жанр — пейзаж. Рәссамның пейзаж эшләре ихласлыкка, игелек һәм сафлыкка, Ватанга, әйләнә-тирәбездә булган һәр нәрсәгә мәхәббәткә өйрәтә. Аны шулай ук тарихи-архитектура темасы да кызыксындыра. Сергей Цыганов гомер буе үзенең төп темасына — туган як тарихын сурәтләүгә тугры кала, үзен туган якны өйрәнүче, лирик рәссам буларак күрсәтә.

«Аның „XVII гасырда Зәй крепосте“ картинасы музейның тарихи залында укыту әсбабы булып тора, ул крепость салыну тарихын аңларга ярдәм итә», — ди музейның өлкән фәнни хезмәткәре Светлана Долгова.

Сергей Цыганов 65 яшьлек юбилее уңаеннан музейга 2020 елда ясалган «Камада» дип аталган картинасын бүләк итте.

«Бу картинада күңел тынычлыгы һәм матурлык бүләк итүче елга гәүдәләндергән. Башлыча ул ачык сары гаммада ясалган, тыныч пейзаж башта күзләрне иркәләсә, әмма бер мизгелдән соң күрү ракурсы күчә һәм тормышның яңа элементлары барлыкка килә. Әлеге картина рәссамның Пермьгә, хатынының туганнарына сәяхәте белән бәйле. Сергей Александровичка музейга шундый бүләге өчен рәхмәт белдерәбез», — ди Светлана Ивановна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев