Күзләреннән нур бөркелгән, ачык йөзле, шат күңелле, төз гәүдәле, җитез хәрәкәтле Рәшидә апага 85 яшь тулган дип һич уйламассың.
Өлкәннәр белән сөйләшеп утырганда аларның үз-үзләрен тотышына, тыйнаклыгына һәм ихласлыгына сокланып куясың.
Сугыштан соңгы авырлыкларны күреп, гомере буе бил бөгеп үткәрүгә карамастан, алар гади булып кала белә. Бигеш авылында гомер кичерүче Рәшидә Мөгыйнова — шундыйлардан. Күзләреннән нур бөркелгән, ачык йөзле, шат күңелле, төз гәүдәле, җитез хәрәкәтле бу әбигә 85 яшь тулган дип һич уйламассың.
Рәшидә апа белән Гыйльметдин абый гаиләсендә өч кыз үсте. Рәшидә апа башта тимер юл станциясендә эшли, ә балалар тугач Бигеш авылы участок дәваханәсенә санитарка булып урнаша.
«Гыйльметдин абый гына озын гомерле булмый, йөрәк авыруыннан Рәшидә апаны ялгыз калдырып бакыйлыкка күчә. Өч кызны үстереп аякка бастыру Рәшидә апаның җилкәсенә төшә. Кызларны укыту, киендерү өчен ул көнне төнгә ялгап эшли. Абзар тутырып малын асрый, каз, үрдәк, тавыгын бетерми. Зур бакчада бәрәңгесен, кыярын помидорын үстереп тырышып-тырмашып яши. Дәваханәдә үзе беән бергә хезмәт куйган хезмәттәшләрен җылы сүзләр белән искә ала ул. Ә кызлары Гөлүсә, Альбина, Гөлфия әниләре биргән тәрбия белән матур тормыш алып баралар. Рәшидә апа 5 оныкның, 4 оныкчыкның яраткан әбисе», — ди Бигеш мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рамилә Биктимерова.
Авылның мәдәният хезмәткәрләре Рәшидә апаны 85 яше белән котлап, аңа изге теләкләрен җиткерделәр.
Рәшидә апа 85 яшь тулса да, әле балаларның барысын да туган нигезләренә җыеп тора.
Нет комментариев