Районда терлекләр чиплаштырыла
Районда ветеринария иминлеген саклау өчен терлекләрне бердәм идентификацияләү эше алып барыла. Аның кысаларында быел яз ветеринария табиблары мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү белән мәшгуль булдылар. Ә хәзер исә атлар, сарык, кәҗәләр, дуңгызлар да чиплаштырылды.
— Бар терлекләрне дә чиплаштыру агымдагы елның беренче сентябреннән кертелгән федераль закон нигезендә башкарыла. Әлеге закон буенча, бөтен терлекләр дә номерлы яки чиплы булырга тиеш. Терлекләрне индетификацияләү шәхси хуҗалыкларда тулысынча башкарылды. Ләкин бу эш дәвам итә, чөнки яшь терлекләр туып тора. Шунысын да әйтик, кеше бер генә кәҗә тотса да, аны чиплаштыру мәҗбүри. Яңа законда язылганча, чиплаштырылмаган малның итен сату тыела. Моны «Россельхознадзор» да контрольгә ала. Димәк, хәзер малның туганнан бирле — кибет киштәсенә эләккәнчегә кадәр чипы булуы зарур, — ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фоат Исламов.
Гомумән алганда, терлекләрне идентификацияләү ветеринария табибларына райондагы эпидемиологик хәлне күзәтергә ярдәм итә. Бирка ярдәмендә электрон базада терлек турында мәгълүмат аның тууы вакытыннан саклана. Мәсәлән, вакциналаштыру, прививка, аның яше, физиологик хәле. Терлек сатып алырга теләгән кеше дә, номерына карап, аның килеп чыгышын һәм үтәлгән ветеринария чаралары буенча бөтен тарихын тикшереп ала ала.
Фото район ветеринария берләшмәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев