Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Районда мунча яну очраклары арткан

27 февраль — 17 мартта район янгын күзәтчелеге бүлеге 9 чакыру алган. Шуның бишесе ялган чакыру булып чыккан, берсе — плитәдә ризык көю, өчесе — мунча һәм гараж яну очрагы.

9 мартта иртәнге сәгать 6ларда 88нче янгын сүндерү частенә Сәрәпәле авылында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Биредә бер шәхси хуҗалыкта мунча яна. «Янгын мичнең төзексезлеге нәтиҗәсендә чыккан», — дип хәбәр итәләр район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Шул ук көнне Югары Лоҗы авылында да янгын чыккан. Биредә мунча, гараж янган. Янгын чыгуның сәбәбе — кыска ялганыш.

16 мартта көндезге сәгать 2дә янгын сүндерүчеләр Зәй шәһәренең Нариманов урамында янгын чыгуы турында хәбәр алган. Биредә дә бер шәхси хуҗалыкта мунча, гараж янган.

«Ут тәмәке тартканда саксызлык нәтиҗәсендә чыкан», — дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.

Фото район янгын күзәтчелеге бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев