Районда кыргый хайваннарда котыру авыруына каршы вакцина таратыла
Зәй ветеринария хезмәте кыргый ерткыч хайваннарда котыру авыруына каршы язгы вакцинация эшен башлап җибәрде.
Районның урман, кыр-болын җирлекләрендә язгы чорда барлыгы 12 мең доза брикетлы вакцина таратылачак.
Котыру — хайваннарда очрый торган иң җитди чирләрнең берсе. Ветеринария табиблары әйтүенчә, бу чир белән гадәттә кыргый табигатьтә яшәүче хайваннар авырый. Алар аша авыруның йорт хайваннарына, шулай ук кешеләргә дә йогу куркынычы бар. Котыру чирен кисәтү максатында кыргый табигатьтәге җәнлекләргә вакциналар таратыла. Быел язгы чорда тарату өчен безнең районга 12 мең доза шундый вакцина бирелгән.
–Бу авыру нигездә төлкеләрдә очрый. Шуңа брикет-вакциналарны төлкеләр күп йөри торган урыннарга, төлке оялары тирәләренә салып чыгабыз. Алар брикет формасында ясалган, аның эчендә пленка пакетка салынган вакцина бар, хайван тешләгәннән соң, препарат аның авыз куышлыгы аша организмына керә һәм котыру авыруына каршы иммунитет барлыкка килә. Әлеге эшне елга ике тапкыр — яз һәм көз айларында ветеринария хезмәткәрләре аучылар белән берлектә башкара, — ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фоат Исламов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев