XIV Бөтенроссия авыл Сабантуе Пермь өлкәсенең Барда авылында узды.
Җиңүчегә төп бүләк - машинаны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Якташыбызны зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз. Чиксез горурланабыз!
Көрәштән соң “Ватаным Татарстан” газетасына биргән интервьюда: “ Быелгы көрәш башка елгылардан аерылмады, бөтен җирдә көрәшергә кирәк. Елдан-ел көчлерәк көндәшләр килә, шуңа күрә әзерләнәбез, тырышабыз. Бөтен алымнарны да һәрьяклап яхшыртабыз. Бу минем көрәштә җиңгән 13 нче машинам. Барлык милләттәшләрне Сабан туе бәйрәмебез белән котлыйм. Аяз күк йөзе, ныклы сәламәтлек телим. Иң мөһиме — бердәм булыйк, — диде баш батыр.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/06/144758/
Нет комментариев