Бүген Поручик авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыккан.
«112» бердәм номерына янгын чыгу турында хәбәр 6 сәгать 30 минутта алына. Һәлакәт урынына оператив рәвештә 88нче янгын сүндерү часте, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы чыга.
Ут йортка терәп салынган мунчада чыккан. Мунчадан өйгә күчкән.
«Янган йорттан ерак түгел гидрант урнашкан, шуңа күрә янгын сүндерүчеләр тиз арада утны сүндерә алды. Поручик авылында өч янгын гидранты бар. Утның ни сәбәпле чыгуын ачыклау эшләре бара», — дип хәбәр итә район янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Лилия Писарева.
Нет комментариев