Питрауда районыбызның иң күркәм гаиләләре үзләрен сынады
Яңалыклар

Питрауда районыбызның иң күркәм гаиләләре үзләрен сынады

Кашкатауда үткән Питрау бәйрәмендә Гаилә елы уңаеннан «Гаиләм — гомер бишегем» бәйгесе узды.

Бәйгедә Бура-Киртәдән Сәгыйдуллиннар, Әхмәттән Хамматовлар, Дүрт-Мунчадан Салиховлар, Сәвәләйдән Сабаевлар үзләрен сынады.

Сабаевлар гаиләсе — «Иң милли гаилә», Хамматовлар — «Иҗади гаилә», Сәгыйдуллиннар — «Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә», Салиховлар «Иң җырлы гаилә» номинацияләрендә бүләкләнде.

Җиңүчеләрне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин һәм  «Татарларның милли конгрессы» Президенты Рөстәм Ямалиев котлап, бүләкләр тапшырдылар.


Нет комментариев