Махсус хәрби операциядә катнашучы Сарсаз-Баграж егете — роталарында иң яше.
Петр күрсәткән батырлыгы өчен «Сугышчан дусларын коткарган өчен» медале белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән.
Сарсаз-Баграж егете Петр 2022 елның 25 октябрендә өлешчә мобилизация кысаларында Ватан иминлеге сагына басты. Хәрби хәрәкәтләрдә яраланганнан соң, госпитальдә дәваланган. Шул сәбәпле, бүгенге көндә туган ягында ял итә һәм сәламәтлеген ныгыта.
Егет махсус хәрби операциядән ялга кайтучылар белән очрашуга килгәч, без аның белән очрашып сөйләштек.
— Без икетуган абыем белән бергә хезмәт итәбез. Ике тапкыр туган якта ялда булдым. Окопта вакытта дрон төште, биш кеше яраландык, — диде ул.
Күрсәткән батырлыгы өчен «Сугышчан дусларын коткарган өчен» медале белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән ул.
Петя — белеме буенча медицина хезмәткәре. Аңа, рота фельдшеры буларак, фронттагы иптәшләренә еш медицина ярдәме күрсәтергә туры килә. Ул роталарында иң яше дә: аңа 23 яшь.
— Сезгә гуманитар ярдәм килеп җитәме? — дип кызыксынабыз аннан.
— Туган яктан гуманитар ярдәм килеп тора. Туган яктан килгән һәрнәрсәгә сөенәбез. Беренче чиратта безгә жгутлар, маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре кирәк. Тиздән җәй җитәчәк, анда безгә караганда җылырак, яңгырлар еш ява, — дип сөйләде ул.
Без барыбыз да махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең җиңү белән исән-сау туган якларга әйләнеп кайтуларын телибез.
Нет комментариев