Урып-җыю, кыр эшләре чорында механизаторлар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең туклануын тәэмин итү дә көн үзәгендә.
Районда һәр агрофирма үз ашханәләрендә азык әзерләүне җайга салган, ә кырларда эш тукталмасын өчен механизаторларны урыннарга алып чыгып тукландыру каралган.
«Зәй шикәре» агрофирмасының «Чыбыклы» бүлекчәсендә мәсәлән, өч пешекче көн дәвамында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тәмле ризыклар белән сыйлау өчен тырышып эшлиләр. Лузалия Фәйрушина, Алевтина Егорова, Алсу Миңнекәева әзерләгән ризыкны мактап туя алмый механизаторлар. Кызлар Чыбыклы, Сәрәпәле, Төги авыл җирлекләре басуларына чыгып төшке һәм кичке ашны тәкъдим итәләр. Ә иртән иртүк иртәнге ашны хезмәткәрләр ашханәдә авыз итеп хезмәткә керешә.
Лузалия ханым пешекче булып ашханәдә 2015 елдан бирле эшли. Чыбыклы авылы кызы булганга күрә ул һәр механизатор, машина йөртүче, хезмәткәрне шәхсән белеп, аларга тәмле ризыкларны, матур теләкләр тели-тели ашата.
— Мин үзем төрле урыннарда — мәдәният йортында да, мәктәптә дә, почтада да, сыер савучы булып та эшләдем. Ә күңелгә иң ятканы пешекче хезмәте булды. Үзем электән тәмле ризыклар әзерләргә ярата идем, шуңа да хезмәтемне күңел биреп башкарам, — ди ул.
Хуҗалыгында терлекләре, кош-кортлары булуга карамастан, барысына да өлгерә ул. Әле ике улының 6 оныгы да килеп әбиләренең сый-нигъмәтеннән авыз итәргә яраталар икән. Әзерләгән ризыкларны яратып ашаучы булганга күңеле сөенүен белдерә. Иртән сәгать 7 тулганчы эшкә китеп, кич кенә өйгә кайтса да зарланмый. Әле аш, икенче ризыклар әзерләп кенә дә калмый икән пешекчеләр өчпочмак, мантыйлар да әзерлиләр.
Икенче пешекче Алевтина Егорова ашханәдә тәмле ризыклар әзерләргә Канаш авылыннан ук килеп йөри. Ул бу һөнәргә 2018 елдан керешкән.
«Мәшгульлек үзәгендә эшсезлек буенча исәптә торган идем, менә шушы пешекче эшен тәкъдим итүгә бик рәхәтләнеп ризалаштым, хезмәтемне яратып башкарам», — дип елмая ул.
Әле быел җәйге чорга Алевтина ханым кызы Валентинаны да үз янына эшкә алып килгән. Өченче пешекчеләре Алсу авырып китү сәбәпле ярдәм кирәк булган үзләренә. Ә Валя быел Зәй политехник колледжының хисапчы-икътисадчы бүлегенең беренче курсын тәмамлаган. Җәйге каникул вакытында бераз акча эшләп алу мөмкинлеге булуга ул бик шат. Ашханәдә дә, кырга чыгып ашатуны оештыруда да ул өлкән пешекчеләргә армый-талмый ярдәм итә.
Нет комментариев