Паникага бирелмәү мөһим
Татарстан Республикасы Рәисе матбугат үзәгеннән хәбәр итүләренчә, бүген иртән Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләрендәге предприятиеләргә пилотсыз очу аппаратлары аша һөҗүм ясалган. Җитди җимерелүләр юк, предприятиеләрнең технологик процесслары бозылмаган.
Кызганыч, Алабугада бина җимерелү сәбәпле, зыян күрүчеләр бар. Аларга тиешле ярдәм чаралары күрсәтелгән. Барлык хезмәтләр дә көчәйтелгән режим әзерлегендә. Хәзер паникага бирелмичә, тынычлык саклау бик мөһим, чөнки бу җинаятьне эшләүчеләр нәкъ менә кешеләр күңеленә курку салуны максат итеп куя, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев