Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өлкәннәрне хөрмәтләп

«Адымнар» татар мәдәнияте клубы Зәй инвалидлар оешмасы ветераннарын өлкәннәр көне белән котладылар

Өлкәннәргә күп кирәкми, җылы сүз, игътибар, ярдәм кулы сузу, яшь буынның хөрмәте алар өчен бик зур әһәмияткә ия. Әлеге көн 1991 елдан халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Өлкәннәр көнен һәр җирдә көз аеның беренче көнендә — 1 октябрьдә билгеләп үтү кабул ителгән.

— Бу бәйрәм безгә өлкәннәргә намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәләре, яхшылыклары, зирәклекләре өчен тирән ихтирам белдерү һәм җылы рәхмәт сүзләре әйтү мөмкинлеге бирә, — ди клуб җитәкчесе Фәннур Миңнекәев.

Клуб әгъзалары өлкәннәргә матур җырларын, эчтәлекле шигырьләрен бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев