Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Өлкән яшьтәге Зәй волонтерлары экскурсиягә бардылар

Экскурсия 19 мартта «Өй ярдәмчесе» социаль проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Проект кысаларында «Көмеш яшь» отрядының 15 волонтеры Зәй районының «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәгендә өлкән яшьтәге гражданнарга кунакка килә һәм аларга хәлләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтә, аралаша, мәгълүмат бирә, танып белү чараларын уздыра, бергәләп урамда йөреп хәрәкәтләнәләр.

«Һәр волонтерга йөкләнеш бик зур. Аларның һәрберсе 3-5 кеше белән эшли», — дилә социаль хезмәткәрләр.

Өлкән яшьтәге волонтерларның үз күңелләрен дә күрү максатында, проект кысаларында, Татарстан Республикасының туристлык урыннары буенча экскурсия оештыру да каралган.

Экскурсия кысаларында волонтерлык отряды әгъзалары Казан-Богородицкий монастыренда, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында булдылар, Чертово городищега кереп, күзәтү экскурсиясендә катнаштылар.

Сәфәрдән волонтерлар иң уңай хис-кичерешләр һәм мохтаҗларга ярдәм итүне дәвам итү теләге белән кайтты.

Проект 2024 ел башыннан Зәй районы ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев