Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Өлкән буынны актив яшәтүгә юнәлтелгән программалар өчен бәйге игълан ителә

1 октябрьдән өлкән буын кешеләрен актив яшәү рәвешенә тарту максатындагы эшчәнлекне җәелдерү практикасы буенча Бөтенроссия бәйгесенә сайлап алу яңа сезоны башланды.

Ул «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Бәйгедә төбәкләрнең идарә командалары, социаль хезмәт күрсәтүче оешмалар, бу эш белән мавыгучы эшмәкәрләр, физик затлар катнаша ала. Алар Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш.

Нәтиҗәдә ун җиңүче билгеләнә, аларга 500әр мең сум түләнә, ә иң яхшы эшчәнлек үрнәкләрен илкүләмендә җәелдерү өчен илкүләм проектларның рәсми ресурсларында мәгълүмати ярдәм оештырыла.

Бәйгедә катнашу өчен «Смартека» стратегик инициативалар агентлыгы платформасында заявканы 1 ноябрьгә кадәр калдырырга кирәк. Анда 5 юнәлеш: сәламәт яшәү рәвеше, актив тормыш (мәдәният, туризм, волонтерлык), белем үзләштерү һәм мәшгульлек, медицина һәм социаль ярдәм өлкәсе, 60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар өчен юнәлтелгән эшчәнлек буенча катнашырга мөмкин.

Финалистлар киләсе елның гыйнваренда билгеле була, ә җиңүчеләр мартта игълан ителәчәк.

Сүз уңаеннан, 2023 елда илнең 73 төбәгеннән 1081 эшчәнлек сайлап алынды, шуларның 112се финалга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев