Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Ноябрь аена халык сынамышлары

Борынгылар ноябрь аенда һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә дигән ышану бар.

1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер.

4 ноябрьдә яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр.

5 ноябрь көнне кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.

6 ноябрь көнне айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтырыса — җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә — суыта.

8 ноябрьдә иртәдән бәс — карлы кышка ишарә.

9 ноябрь нинди, май ае шундый.

12 ноябрьдә кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.

14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.

18 ноябрьдә кар яуса, суык кыш, көзге культураларның мул уңышына ишарә.

21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.

22 ноябрьдә иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.

27 ноябрьдә көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.

фото «Зәй-ТВ» архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев