Мөслимәләр ил улларына токмач кисә
Яңалыклар

Мөслимәләр ил улларына токмач кисә

Бүген иртәдән Зәйнең Мирный бистәсе мәчете ифтарханәсе токмач кисү остаханәсенә әйләнде.

Бирегә күпчелек Мирный бистәсендә яшәүчеләр  килгән һәм шәһәрнең үзәк өлешендә, хәтта Иске Зәйдән дә килеп мөслимәләр махсус хәрби операциядәгеләргә җибәрү өчен өй токмачы басып кисәләр. Әлеге күркәм гамәл мәчеттә инде хәрби операция башланганнан бирле бара. Бирегә аерым бер көнне билгеләп күпләп хатын-кызлар җыелып күмәк эшкә кушыла. 

Иркен ифтарханәдә егермеләп хатын-кызның берничәсе  камыр баса, икенчеләре уклау белән җәя, өченчеләре кисә. Токмач җәеме тизрәк кибеп, шунда ук кисү мөмкин булсын өчен дә җаен тапканнар, бер хатын-кыз җәемнәрне үтүкләп киптереп тора. Шул рәвешле биредә чын мәгънәсендә токмач әзерләү цехы эшли. Ханымнарның максаты мөмкин кадәр күбрәк күләмдә токмач кисеп, аны махсус контейнерларга тутырып, тиз арада ил иминлеген саклаучыларга җибәрү.

- Шәһәребез мөслимәләре берләшеп изге эшкә алындык. Иркен ифтарханәдә күпләп килеп эшкә кушылырга теләгән һәркемгә урын җитәрлек. Шәһәребезнең “Ихлас” кафесы җитәкчесе Халидә Ханнанова безгә бу идеяне бирде, ә Мирный мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Дәминов аны оештыруны хуплады. Мөслимәләребез исә һәр ел саен бу эшкә бик теләп кушылалар.

Бистә халкының бердәм төркемендә токмач кисүне оештыру турында хәбәр булуга җыелып киләләр, рәхмәт хатын-кызларыбызга. Без монда токмачларны күңелебездән изге теләкләр теләп, дога укып кисәбез. Ә догалы эш хәерле була, Алла боерса егетләребез җиңү белән тиз көннәрдә әйләнеп кайтырлар туган якларга, - ди җирле мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Рәзилә апа Җиһаншина.

Энҗе Әгъләмова фотосы
Энҗе Әгъләмова фотосы

Хатын-кызларның кулларына күзләр иярми, алар тиз-тиз эшләп, күп итеп токмач әзерләргә йөз тота. Чөнки чираттагы гуманитар йөк белән ил минлеге сагында торучыларга үз күчтәнәчләрен җибәрәселәре килә. 

“Кискән токмачларыбыз егетләребез-балакайларга ризык язсын. Туган як җылысын исләренә төшереп, аларны җиңүгә илһамландырсын. Ил-көннәребезгә тынычлык иңсен”, - дип күпләр фикерен белдерде Мирный мәчете абыстае Роза апа Гадиева да. 

Изге теләкләр тормышка ашып, дөньялар тынычлансын, дибез. Һәр изге эш җиңүгә итлсен.


Нет комментариев