Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Мирный мәдәният йортында начар гадәтләр турында файдалы конкурс оештырылды

12 сентябрьдә Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре зарарлы гадәтләргә каршы көрәшкә юнәлтелгән рәсемнәр конкурсы үткәрделәр.

Конкурста  төп юнәлеш балаларда үз сәламәтлекләренә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү һәм һәр кешенең тормышында гаилә беренче урында тора, туганнарың һәм якыннарың ярдәмендә генә теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп була дигән гаилә принципларын формалаштыру иде.

“Чарада балалар һәм яшүсмерләр рәсемнәрендә зарарлы гадәтләргә каршы көрәш алымнарын - спорт белән шөгыльләнү, актив тормыш алып бару, шәхси гигиена, дөрес туклану кагыйдәләрен үтәүне сурәтләделәр. Алар рәсем ясаганда бик мөһим нәтиҗә ясадылар - зарарлы гадәтләргә бәйлелек аркасында күп кешеләр сәламәтлекләрен генә түгел, ә якыннарын да югалта. Шуңа күрә беркайчан да кыек юлга басарга ярамый, ддигән фикергә килделәр”,  - ди мәдәният хезмәткәрләре.

Фото мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев