Мирный бистәсендә Кырымның Россия белән берләшүенең 10 еллыгына багышланган видеокүзәтү узды
18 мартта без Кырымның Россия белән берләшүенең 10 еллыгын билгеләп үтәбез.
Мирный бистәсе мәдәният йортында бу уңайдан «Кырым язы» видео күзәтү узды, аның барышында алып баручы балаларга россиялеләр өчен әһәмиятле булган вакыйгалар турында сөйләде.
Анда катнашучылар референдум үткәрү шартлары турында белделәр. Балалар Кырымның иң зур шәһәрләренең истәлекле урыннары һәм табигате, мәдәнияте һәм тарихы турында хикәяне кызыксынып тыңладылар, рус язучылары, шагыйрьләре, рәссамнары әсәрләрендә сурәтләнгән ярымутрауның матурлыгына сокландылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев